Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Югалтмыйк шушы хәзинәбезне

Туган телем, ана теле, Тукай теле, матур тел, милләтне милләт иткән тел – боларның барысы да искиткеч бай һәм якын татар телебезгә кагыла.

Телебезгә багышланган һәр чараны барыбыз да зур вакыйга буларак кабул итә. Ә аларда балалар да катнашса, ул икеләтә бәйрәмгә әйләнә.
Шундый чараларның берсе Яшел Үзәннең «Йолдызлык» прогимназиясе – 10нчы шәһәр балалар бакчасында узды. «Тел ачкычлары» дип аталган төбәк ара бәйгенең быел бишенче тапкыр оештырылуы, катнашырга теләүчеләрнең күбәюе, аның дәрәҗәсенең артуын дәлилли. Быел бәйгедә республикабызның ерак районнарыннан – Азнакайдан да катнашучы бар иде. Казан, Түбән Кама, Лениногорск шәһәрләреннән дә килгәннәр. Нәтиҗәдә бәйгедә 15 бала саф татар телендә төрле номинация ләрдә көч сынашу мөмкинлеген алды.

Балаларга туган шәһәрен тәкъдир итәргә, аның үзенчәлекләрен аерып күрсәтергә, викторинада танылган шәхесләр турында сөйләргә һәм соңыннан иҗади чыгыш ясарга кирәк иде. Берсеннән-берсе матур милли киемнәрдәге катнашучыларның һәр чыгышка иҗади яктан якын килеп, әзерләнүләре, күбрәк милли үзаңны үстерүгә юнәлеш алулары күзгә ташланды. Жюри әгъзаларына да балаларны бәяләү җиңел булмады, чөнки һәр номер үзенчәлеклеге белән аерылып торды. Монда һәр катнашучыны җиңүче дип әйтергә була. Аларны әзерләүгә өлеш керткән тәрбиячеләрнең тырышлыгын, эзләнүчәнлеген, ата-аналарының бу эшкә битараф калмавын, ә бәйге оештыручыларның киләчәккә карап эш итүен билгеләми мөмкин түгел. Шушы нәниләрнең туган телдә өздереп шигырьләр сөйләвен, матур итеп җырлавын, дәртле биюләр башкаруын, җиңүгә омтылуларын, самимилеген, җыелган өлкәннәрне дә әкияти дөньяга чумдыруларын үз күзләрең белән күрергә кирәк иде. Бәйрәмнең дә бәйрәме булды инде бу кичә.

Жюри составында булган «Ак калфак» Бөтендөнья иҗтимагый оешмасы рәисе Кадрия Идрисова, драматург, балалар шагыйре, ТРның атказанган сәнгать эшлек лесе, язучылар берлеге әгъзасы Рәфис Корбан, балалар шагыйре, ТРның атказанган сәнгать эшлеклесе, язучылар берлеге әгъзасы Йолдыз Шәрәпова һәм башкалар бишьеллык тарихлы бәйгене бәяләп, катнашучыларга җылы сәламләүләрен җиткерде. Чакырылган мактаулы кунаклардан Бөтендөнья татар конгрессының Яшел Үзән бүлеге җитәкчесе Әлфия Мирхәйдарова, «Ак калфак» татар хатын-кызларының иҗтимагый оешмасының Яшел Үзән бүлеге җитәкчесе Гөлинә Саттарова чараның мөһимлеген билгеләде. Бәйгене шундый мәртәбәле шәхесләрнең игътибар үзәгенә алуы, аның киләчәген бүгеннән үк билгели, балаларга милли тәрбия бирүгә җирлек тудыра. Мәктәпкәчә яшьтәге балалар учреждениесендә нинди зур эшләр башкарыла. Афәрин!

Әйткәнемчә, җиңүчеләрне билгеләү җиңелләрдән булмаса да, бәйге булгач – бәйге инде ул. Жюри балаларның иҗади чыгышларын, тапкырлыкларын һәм телне әйбәт белүләрен югары бәяләп, Осиновоның 54нче «Йолдызкай» балалар бакчасында тәрбияләнүче Әдилә Фәизованы Гран-прига лаек дип тапты. I урын Яшел Үзәннең 10нчы «Йолдызлык» прогимназиясеннән Зәринә Вәлиәхмәтовага һәм Яшел Үзәннең 26нчы «Уймак кыз» балалар бакчасыннан Зәринә Нотфуллинага бирелде. Балтачтан Ясминә Григорьева, Буадан Әминә Фазлыева, Яшел Үзәннең 20нче «Чыршыкай» бакчасыннан Мурат Мөкминов II урынны алды. Ә инде өч III урынны Яшел Үзәннең 55нче «Киләчәк» бакчасыннан Әмир Гыйльметдинов, Казаннан Нияз Шәйдуллин, Балтачтан Алия Сабирова бүлеште.

Номинацияләрдә Яшел Үзәннең 31нче «Чишмә» бакчасыннан Розалия Вәлиуллина, 7нче «Чебурашка» бакчасыннан Кәрим Котдүсов, 32нче «Әкият» бакчасыннан Камилә Низамиева җиңүче булды. Җиңүчеләр арасында Казаннан, Әтнәдән, Азнакайдан да балалар бар иде.

Җиңүчеләр генә түгел, һәр катнашучы бала бу бәйгедән бүләксез кайтып китмәде. Аларның һәрберсенә дипломнар тапшырылды. Өстәвенә, килгән кунакларның махсус бүләкләре дә бар иде.

Бәйгене ел саен Яшел Үзән мәгариф идарәсе һәм «Йолдыз чык» 10нчы прогимназия коллективы иганәчеләрнең финанс ярдәме белән оештыра. Мәгариф идарәсе методисты Роза Сәлахова, прогимназия җитәкчесе Фәридә Шакирҗанова «Тел ачкычлары» бәйгесенең әһәмиятенең артачагына өметләнә.
Тел ул – кешеләрнең аралашу чарасы, телләр белү – зур байлык. Шул хәзинәне югалтмыйча, үстереп, баетып, киләчәк буынга тапшырасы иде. Телләргә багышланган балалар бәйгеләре бу үсешнең бер баскычы. Тел – белем ачкычы да, акыл баскычы да ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Дуя авдарган мыни нича табкыр укыдык. Агча куб инде, халык тули мескен.