Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Юбилейга менә дигән бүләк!

Ул газетабызны бик күптәннән алдыра. Ә квитанция җибәрүе беренче тапкыр гына булган һәм рәхмәт төшкере отып та куйган! 

Сүзебез Мамадыш-Әкил авылында яшәүче Самат абый Әшерәпов турында иде. Ничек аңа бәхет елмаймасын инде, 1 гыйнварда 70 яшьлек юбилеен билгеләп үткән икән бит! Туры килүен күр әле син! Аш-су бүлмәсендә иң кирәкле җиһазларның берсе булган блендерны без бик шатланып бүләк иттек. Әле бик күп юбилейларны шулай исәнлектә каршы алырга, районыбызда нәшер ителүче бердәнбер татар газетасын укып, хәбәрдәр булып яшәргә насыйп булсын сезгә, Самат абый! Бергә булыйк – бердәм булыйк!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Призы за подписку Яшел Узэн