Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Юбилей бүләге – ике бүлмәле фатир

Эчке эшләр органнары хезмәткәрләренең һөнәри бәйрәме билгеләнгән көнне полиция лейтенанты Степан Долгаревка Яшел Үзән муниципаль районы башлыгы Александр Тыгин ике бүлмәле фатир ачкычы тапшырды.

– Без бу фатирны бик көттек, – дип сөйли бу уңайдан Степан Долгарев. – Хатыным белән Волжскида фатирда торырга туры килде безгә. Рәхмәтебез бик зур.

Степан бу системада 2007 елдан бирле эшли. Быел ул да совет милициясе 100 еллыгын билгеләгәндә монда эшли башлывының 10 еллыгын билгели. Хезмәтен патруль-пост бүлегендә башлап,  башта анда чирканчык алган. Аннан соң җинаятьчеләрне эзләү бүлегендә тәҗрибә туплаган. Ә хәзер ул иң зур һәм иң катлаулы участокларның берсе булган Загородный, сәнәгать зонасында – участок оперуполномоченные. Барлыгы 6 меңнән артык кешегә хезмәт күрсәтә. Хезмәткәрнең хезмәтен күргәннәр, бәяләгәннәр һәм бүләкләгәннәр. Ул үзе дә үз чиратында аңа өмет баглаучыларның йөзенә кызыллык китермәс. Эшен җиренә җиткереп эшләргә өйрәнгән.

Илсөя Завилейская фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги:

2
X