Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Йөткерүдән гади дәва

Бер җиреңә дәва, икенчесенә зыян сала торган даруларга акча түгеп медицина мафиясенең кесәсен калынайтканчы, йөткерүне әлеге табигый һәм нәтиҗәле катнашманы эчеп дәвалап карагыз. Шул ук вакытта организмыгыз витаминга да баер.

Аны әзерләве дә бик җиңел. Кирәк була: 2 өлгергән банан, 2 аш кашыгы бал һәм 400 мл су.

ӘЗЕРЛИБЕЗ:
• Суны кәстрүлгә салып утка куегыз һәм кайнатып чыгарыгыз.
• Бананны кабыгыннан чистартып яхшылап изәргә.
• Яхшылап кайнап чыкканнан соң, уттан алып, акрын гына бананны суга кушыгыз.
• Бер төрле пастага әйләнгәнче болгатырга.
• Катнашма бераз суынганнан соң, бал өстәгез. Дару әзер.
 Берничәшәр чәй кашыгы катнашманы көнгә дүрт тапкыр кабул итәргә. Куллану алдыннан әзрәк җылытсагыз яхшырак булыр.
Берничә көннән соң ук йөткерүегезнең кимүен һәм хәлегезнең яхшыруын сизәрсез. Әлеге катнашма, шулай ук, йокыгызны да җайга салыр, чөнки банан тынычландыру сыйфатына ия. 

Табиб белән киңәшләшү зарур.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев