Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Әйшәдә балалар: “Наркотикларга – юк!” ди

21 мартта “Үлем саткан урынны хәбәр ит!” Бөтенроссия акциясе кысасында Яшел Үзән эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре “Тынгысыз йөрәкләр” отряды белән бергә Әйшә урта мәктәбендә кызыклы чара уздырды.

Әйшә мәктәбендә бишенче ел инде “Мөстәкыйль балалар” наркотикларга каршы республика проекты  гамәлгә ашырыла. Проектта катнашучылар – 6-9нчы сыйныфларда укучы 17 яшүсмер.

Мәктәп агитбригадасы сәламәт яшәү рәвеше алып барырга кирәклегенә акцент ясап, “Наркотикларга юк дип әйтәбез!”  чыгышы әзерләде. Аннан соң наркоконтроль бүлеге оперуполномоченные, полиция капитаны Гүзәл Кадермәтова  өлкән сыйныф укучыларына  наркотикларның начар тәэсире турында сөйләде  һәм аеруча аларны саклаган һәм тараткан өчен җинаять һәм административ җаваплылык  каралуына игътибарны юнәлтте.

Чараның ахырында балаларга профилактик фильм күрсәтелде һәм буклетлар таратылды.

Лилиана Славкина

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: В Айшинской школе школьная агитбригада ребята