Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Әйшә яңара

Республика программалары белән хыяллар чынга аша. Быел бәхет Әйшә бистәсенә елмайды. Бер җирлектә республика ярдәме белән берничә объект яңартыла.

Мәдәният йортына капиталь ремонт ясалу турында инде хәбәр иткән идек. Ул ике елга исәпләнгән. Узган ел – 15 млн. сумлык эш башкарылса, быел төзекләндерү шулай ук 15 млн сумга исәпләнгән. Бүгенге көндә эшләр ахырына якынлаша.
– Клубыбыз, шөкер, өр-яңа булып үзгәрә. Бүген матурлау эшләре бара. Яңа кабинетлар, театр студиясе, хореография, йога белән шөгыльләнү өчен махсус җайлаштырылган бүлмәләр булачак. Кыскасы, рәхәтләнеп эшләргә, иҗат итәргә мөмкинлекләр җитәрлек. Бар да уңай гына барса, сентябрь аенда ремонт эшләре төгәлләнеп, мәдәният йортыбыз ачылырга тиеш, – дип шатлыгы белән уртаклаша Әйшә үзәкләштерелгән клуб системасы җитәкчесе Светлана Ульданова-Баязитова.
Бина гына түгел, җиһазлар да күп ләр көнләшерлек. ТР Мәдәният министрлыгыннан тавыш, ут җиһазлары бүләк ителгән. Район да үз ярдәмен күрсәтми калмас. 
Тулы варианты газетабызда

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев