Әйшә мәктәбендә һәр бәйрәм оешкан төстә үтә.
Яшәеш

Әйшә мәктәбендә һәр бәйрәм оешкан төстә үтә.

Борынгы заманнардан ук безнең бабаларыбыз Нәүрүз бәйрәмен үткәргән. Ул язның көн белән төн тигезләшкән вакыты 21-22 мартларга туры килгән.

Бу көнне малайлар һәм кызлар һәр өйгә кереп, хуҗаларга такмак – такмазалар әйткән, аларны бәйрәм белән котлаган, ә хуҗалар аларга күчтәнәчләр биргән.

Әйшә урта мәктәбендә дә башлангыч сыйныфлар өчен Нәүрүз бәйрәме үткәрелде. Укучылар бергәләп, Нәүрүзбикәне каршылады, аңа багышлап матур шигырьләр, төрле җырлы – биюле уеннар уйнады, яз сылуының күчтәнәчләре белән сыйланды. Бәйрәм күңелле һәм җылы атмосферада үтте.


Нет комментариев