“Җырлы май”ның юбилей фестивале
Яшел Үзәндә хор бәйгесе бишенче ел уздырыла. Ул традицион рәвештә Җиңү көне алдыннан оештырыла.
Быел әлеге чара совет һәм россия композиторы, Социалистик хезмәт Герое, СССРның халык артисты Александра Пахмутова иҗатына багышланган иде. Гран-при балалар музыка мәктәбенең өлкән сыйныф укучыларының “Созвучие” хорына бирелде. Юбилей уңаеннан җиңүчеләргә баллы бүләкләр, диплом һәм герой-шәһәр Мәскәүгә юлламадан тыш фестивальнең кубогы да тапшырылды.
Илсөя Завилейская фотолары.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев