Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

“Җырларым туган телдә”

“Җырларым туган телдә” дип исемләнгән туган тел бәйрәме күтәренке рухта үтте китапханәбездә. Укучыларыбыз, бигрәк тә өлкән яшьтәге апаларыбыз Татарстанның халык артисты, Муса Җәлил бүләге лауреаты, Кырым Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе Гөлзада Сафиуллина килә дигәч, бу көнне зарыгып көтеп алдылар.

Ниһаять, менә ул үзе, яраткан җырчылары каршыларында басып тора. Кызлар кебек яшь, матур татар костюмыннан залда утырганнарны, үзенең ташып торган энергиясе белән җыр, моң дөньясына алып кереп китте. “Миңа кешеләргә җыр өләшү насыйп булды. Яратам мин халкымның үзе кебек борынгы һәм моңлы җырларын. Аларда халыкның күңеле, язмышы. Ничә еллар буе изелгән телебезне, бәлки әле җырлар гына саклап калгандыр”, - диде ул. Туган тел! Кемнәр генә сиңа сокланмаган hәм мактау җырлары җырламаган?! Гөлзада Сафиуллинаның туган телнең, ана теленең матурлыгы, татар халкы фольклоры турында ялкынланып сөйләвен сокланып тыңладык. Сәгать ярым барган кичә җыр белән бергә үрелеп барды. Медучилище студентлары, 9нчы һәм 16 нчы мәктәп укучыларының туган телдә җырга кушылып җырлаулары, өлкәннәрнең эчкерсез рәхмәт сүзләре үзе бер гүзәл күренеш булды.

Менә шундый очрашулардан соң эчке дөньяң байый, тирә-юньгә башкача карый башлыйсың. Тормыш матур бит ул! Бигрәк тә Гөлзада апа кебек туган җирен, туган телен яратучы кешеләр булганда!

Фаил Шәфигуллин исемендәге 42 нче номерлы китапханә

китапханәчесе Хакимова Ф. Г.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Яшел Узэн туган тел бәйрәм кичәсе китапханә