Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Йөрәкне дә ныгыта!

Кыяр халыкта бик яхшы сидек кудыру чарасы буларак билгеле. Ләкин аның йөрәк һәм кан тамырларын ныгытуда да файдалы икәнен бар кеше дә белеп бетермидер әле. Бу исә аның составында калий (40 процентка кадәр) күп булу белән аңлатыла. 

Кыяр суты авыр физик эш башкарган вакытта, йөрәккә артык көч төшкәндә файдалы. Аның аппетитны күтәрү, тән тонусын һәм сафлыгын саклау, тынычландыру һәм нерв системасын ныгыту сәләтенә ия булганлыгы да билгеле. Җиңел үзләштерелүче йод микъдарының күп булуы атеросклерозга каршылык күрсәтә һәм хәтерне яхшырта. Тәүлегенә 100 миллитрга кадәр кыяр суты эчәргә мөмкин. Башка сутлар белән кушып эчкәндә аның тәэсире тагын да көчәя. Мәсәлән, кара карлыган (2:1), алма (2:1), грейпфрут (1:1), помидор (20:1) һәм сарымсак (20:1) сутлары белән. 

Кызыл Таң

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев