Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Йөрәгемә якын булган, кадерле «Яшел Үзән» укучыларын сәламлим!

Быел минем сезне сәламләвем үзенең беренче юбилеен билгеләп үтә, менә инде бишенче ел яңа сезонны бергәләп каршы алабыз. Узып киткән ел авыр һәм күпмедер дәрәҗәдә моңсу да булды.

Редакциядәге үзгәрешләрдән башлыйк әле – алар җитди. Бездән  «Яшел Үзән»  газетасы язмышындагы иң мөһим геройларның берсе – минем урынбасарым, профессиональ журналист һәм искиткеч дустыбыз Гүзәл Минһаҗева китте. Әмма ул яраткан редакциясен онытмаска, ә язмалары белән шатландырып торырга вәгъдә бирде, көтәбез!
Гүзәл Юныс кызын безнең яраткан журналистыбыз Алия Гаязова алмаштырды. Шулай булгач, авылдагы яңалыкларны ирештерергә дип редакциягә шалтыраткач, табадан яңа төшкән баш мөхәррир урынбасарын котларга онытмагыз.
Быел безне бик күп кызыклы – яңа сәхифәләр, сез яратып өлгергән рубрикаларны яңа форматта тәкъдим итү, һәм инде, әлбәттә, сез дусларым актив катнашырга тиешле конкурслар көтә. Моң-зарларыгызны да безгә җиткерергә онытмагыз, ни өчен дигәндә, сезнең шикаятьләр безгә бүләк кебек. Чөнки сорау­ларыгыздан һәм без биргән җаваптан соң ниндидер нәтиҗә көтәргә мөмкин. Мисаллар – газетабызда (мактанып тору кирәкмәс).
Тугры дусларым, безнең подписчиклар! Сез инде минем ел саен газетабыз битләрендә мавыктыргыч язмалар вәгъдә итүемнән арыгансыздыр да. Ышаныгыз:  мин чынлыкта да, газета файдалы һәм кызыклы булсын дип бар көчемне биреп тырышам. Шул ук вакытта очрашуларда: «Менә бит «сары матбугат»ны укуы кызыграк», – дип чагыштырып  әйтүчеләр дә аз булмады. Кадерлеләрем, без бервакытта да гаиләләрдәге эчке киемнәргә тыкшынып, гайбәт язып утыру кебек түбәнчелеккә төшмиячәкбез. Бу безнең формат түгел. Кызганыч, бу сүзләрне «газетагызда укырга әйбер юк» дигән кешеләр үзләре үк укымаячак та әле. Күпләргә матбугат битләрендә әшәкелек кирәк. Әмма боларның барысы да тормышыбызда болай да җитәрлек. Безнең бит йортыгызга файда һәм яктылык кына китерәсе килә. Һәм мин хәләл акчагызны түләп, район газетасын сайлаган һәрбарчагызга да чиксез рәхмәтлемен. 
Газетага яңа гына язылучыларны сәламләп, киләчәктә дә бергә булуыбызга өмет итеп, иң җылы сүзләремне җиткерәсем килә. Безнең укучыларыбыз ул бер гаилә кебек. Кемгәдер ярдәм кирәк икән яки киресенчә, шатлыгы белән уртаклашасы килсә, барысы да безнең «Яшел Үзән» битләрендә очраша.

Һәрвакыттагыча сезнең, Илсөя Завилейская
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: газета Яшел Узэн

2
X