Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Җыр-моңга сусап авылга

Әйе, әйе, җыр-моңга сусап туган якка – Олы Ачасырга кайттык. Шәһәрдә тынлык. Җыр да, концерт та юк. Ә авыллар гөрләп яши. Афәрин!

Әле июль уртасында авылдашыбыз, өметле, һәр яктан булган яшь артистыбыз Илфат Гыйбадуллин концертында булып, ял иткән идек. Инде июль ахырында булачак Авыл бәйрәмен түземсезләнеп көттек. Һәм өметләребез акланды. Рәхмәт сезгә, авылдашлар! Бер дигән итеп яшисез. Нәкъ җырдагыча «Бүген яшәп калыйк!»
Авылга кайткан саен үземнең укучым Инсаф Шәйхуллинның мәктәп елларында яратып тыңлаган һәм җырлаган сүзләре искә төшә (Инсаф Тәскирә апа белән Рафаэль абый Шәйхуллиннарның оныгы, 3нче гимназиядә укыды): «Авылга, авылга, шау шудан качарга. Авылга, авылга саф һава суларга». Инсаф үзе бу турыда оныткандыр да инде. Ә минем хәтердә. Укытучы гомер буе укучылары белән бергә яши икән ул. Алар мәктәпне күптән тәмамлады. Педагог, бигрәк тә татар теле мөгаллиме балаларда җыр-моңны, сәнгатьне, әдәбиятне ярату хисләре тәрбияли алса, туган теленә мәхәббәт, гореф-гадәтләрне саклауга зур өлеш кертә. Инсаф дигәннән бер вакыйга исемдә. Ул VIII сыйныйфка кадәр татар телен рус төркемендә укыды. Аннан соң миндә татар төркемендә укый башлады. Укытучыдан күпме сабырлык, түземлек, бала күңелен аңлый белү кирәк булды. Авылга әби-бабасы янына кайтып йөри, татарча яхшы аралаша, бик сөйкемле, ягымлы бала. Программа буенча диктант, сочинениеләр язабыз. Диктантлар язганда туктап кала да, дәфтәрен ябып куя. Мин сабыр гына күзәтәм, ачуланмыйм, орышмыйм. Башка укучылар белән бергә дәфтәрен тапшырырга кушам. Сабыр гына көттем. Начар билгеләр дә куймадым. 
Тулырак газетабыздан укый аласыз.

Мәдинә Әдиятуллина.
Яшел Үзән

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Эйе, элбэттэ, безнен Туган авылыбызда мондый куркэм чаралар булып тору башка авыллар белэн чагыштырганда ана hэм оештыручыларына hичшиксез остенлек бирэ. Тик гадэти коннэрдэ ахшам намазыннан сон авылыбызнын "улгэн" тынлыгын тойганыгыз бармы икэн?.. Элеккеге кебек уйнаучы бала-чага чырын да, мал-туар тавышын да, мотоцикл тавышын да, хаттэ, куршелэр гаплэшуен дэ ишетмэгэч- шомлы hэм авылнын килэчэге очен куркыныч булып китэ кайчакта. Кайсы урамнарнын йортлары тэрэзэлэрендэ бер генэ ут яктысы да куренми бит.. Замана шаукымыдыр инде.. Аяныч, элбэттэ.