Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Җыр кабат очраштырды

Авылыбызда яңа мәдәният йорты ачылганнан бирле җырчылар үз итте безне, ай саен, диярлек, концерт-тамаша карыйбыз.

Сагындырган иде билгеле, иркен булгач, тирә-күрше авыллар да килә. Әле менә, соңгысында Ваһапов фестивале лауреатлары катнашканында, күптән күрмәгән дустым Сәрияне дә очратып, яшьлек елларына кайтып килдем. Безнең яшьлегебез социализм чорына, колхоз, совхозларның гөрләп эшләп торган чагына туры килде. Язгы чәчү, көзге урып-җыюлар вакытында мәдәният хезмәткәрләреннән торган агитбригадалар оештырып концерт куярга авылларга чыгарып җибәрәләр иде. Әле үзе дә безнең яшьтәрәк кенә булган район мәдәният йортында эшләүче Сәрияне җитәкчебез итеп билгелиләр иде. Сүзен өзеп әйтә торган, үзе горур, үзен чая тота торган кыз җитәкчеләр белән уртак телне бик тиз таба иде.Кулына район башлыгы күрсәтмәләре кыстырылган папкасын тотып, әле без "Әртистләрнең" тамагын туйдыру нияте белән ашханәгә юнәлер, анда тиз генә эшне хәл итеп, кунар өчен фатир белешергә тотыныр иде. Ә инде кичләрен, кайвакыт көндезләрен дә, озын кара чәчләрен таратып салган Сәриябез сәхнәдә үзе яраткан шигырьләре белән бәйләп концертны алып бара иде. Арада иң яратып сөйләгәне, көзге уңышны җыеп алган көннәрдә иң актуале, башкорт шагыйре Ә. Атнабаевның "Кара икмәк" ге булгандыр. Барыбыз бергәләп "Игенче җырын" башлап җырлый торган идек, әле дә ул җырның сүзләре истә, онытылмый:

"Игенченең уңганлыгы,
Игенченең хезмәт яме
Игенченең тырышлыгы
Кырларыннан күренә.

Агитбригада булгач, әле ул яхшы эшләгән кешеләрне мактап калмыйча, эленке салынкы йөргән, ялкау, эчеп йөргәннәрен тәнкыйтьләргә дә тиеш идек. Ул вакытларда шушы составта булган авыл мәдәният йортларында эшләүчеләрне дә атап үтим әле. Татар Танаеннан Альмира Сәйфетдинова, Урысбагадан Равилә Дәминова, Әлфия, Мулла Иленнән Гөлинә Канакова, Акъегеттән Тәлгат Моталлапов, Күгештән Фирая Хәйруллина (вафат) Күгәйдән Дания Җәләлиева, Норлаттан Рөстәм Шәрәфиев( вафат), Хәдис Габидуллин, Ачасырдан Нурия Җамалиева, күпләрен истә калдырмаганмын, ел саен үзгәрә иде бит катнашучылар.Озак еллар шундый коллектив туплап, үз вакытында авыл эшчәннәренә мәдәният хезмәтен кырда, ындыр табакларында оештырып йөрүче кеше Сәрия Гомәр кызы Гайфуллина булды. Шушы көннәрдә туган көнен бәйрәм итүче дустыма сәламәтлек, җан тынычлыгы, алдагы гомеренең бәхетле булуын телим!

Розалия Ибраһимова,

Норлат

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

6

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев