Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Йортын да яндырган, үзен дә

​​​​​​​Эчкечелек аркасында бәла-казалар әледән-әле чыгып тора.

14 апрельдә Яшел Үзәннең Зеленая урамындагы йортта чыккан янгында төп гаеп хуҗасының үзендә булган. Исерек булган, тәмәке тарткан һәм төпчеген сүндерергә онытып йоклап киткән. Әлбәттә, төпчек үз эшен эшләгән. Йорт та янган, 39 яшьлек ир үзе чак кына исән калган.

Тик менә терелү-терелмәвен әлегә әйтеп булмый, чөнки аның тәне 90 процент дәрәҗәсендә пешкән. Начар гадәтләре аны йортсыз да калдырган, сәламәтлеген дә бик нык какшаткан.  

Фото: ГУ МЧС России по РТ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев