Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Йорт салырга акча юк. Җирне кулланмаган өчен чакырталар. Безгә нишләргә?

– Йорт салырга дип мирас буларак калган җир кишәрлеген агачлар һәм куаклар басты. Төзелеш башларга акча юк (күп балалы гаилә). Җирне кулланмау турындагы мәсьәләне тикшерү комиссиясенә чакыру алдык. Безне нинди проблемалар көтә һәм бу очракта нишләп була?

– РФ Административ хокук бозулар турындагы кодексы 8.8 маддәсенең 3нче пункты нигезендә, торак яки башка төр корылмалар төзү, бакчачылык һәм яшелчә үстерү өчен билгеләнгән җир учас­тогы закон тарафыннан куелган вакыт аралыгында шул максатларда кулланылмаган очракта административ штраф каралган.
РФ Гражданлык кодексы 284нче маддәсе буенча, авыл хуҗалыгы алып бару яки торак һәм башка төрле корылмалар төзү өчен билгеләнгән җир кишәрлеге өч ел дәвамында (әгәр дә закон тарафыннан башка срок куелмаган икән) тиешенчә кулланылмаганда, ул милек хуҗасыннан алынырга мөмкин. Участокны үзләштерүгә киткән вакыт һәм табигать гарасатлары яки башка төрле сәбәпләр аркасында әлеге җирдән файдалану мөмкин булмаган аралык,  бу срокка керми. 
Сезнең очракта, җир кишәрлеген билгеләнгән максатларда кулланмавыгызның нигезе итеп акча юклыкны алып була. Яки аны төзелеш өчен куллану категориясеннән шәхси ярдәмче хуҗалык максатларына куллану төренә күчерүне карарга кирәк. Ул РФ ГКның 284нче маддәсенә эләкми.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев