Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

“Йолдызлык” балалар бакчасында – «Тукай мирасы» фестивале

Олуг шагыйребез Габдулла Тукайның бай, матур могҗизалы иҗаты белән сабыйларны таныштыруда балалар бакчасының роле чиксез зур.

20 апрельдә Яшел Үзән шәһәренең “Йолдызлык” прогимназиябез Габдулла Тукай иҗатына багышланган “Тукай мирасы”дип аталган төбәкара бәйге-фестивальне ачып җибәрде. Бу бәйгенең әзерлек эше инде күптәннән башланды. Апрель башында оетыру үзәгенә республикабызның төрле төбәкләрдән берсеннән-берсе күркәм видеоязмалар агыла башлады. Барлыгы 107 эш төрле номинацияләрдә тикшерелде: театраль күренеш, әдәби-музыкаль композиция, җыр, бию, шигырь сөйләү. Бәяләү вазифасы Татарстан Республикасы язучылар берлегенә тапшырылды. Мәртәбәле жюри нәтиҗәләр чыгарганнан соң, иң матур, уңышлы номерларны фестивальгә чакырылды.
Фестивальдә әкият геройлары Шүрәле белән Су анасы балалар белән уеннар, викториналар оештырып, бәйрәмнең тылсымлы атмосферасын булдырды.
Әлеге чарада яшь шагыйрь, Татарстан китап нәшрияты мөхәррире Рифат Сәлах, Бөтен дөнья татар конгрессының Яшел Үзән бүлекчәсе җитәксесе Әлфия Мирхәйдәрова, Яшел Үзән балалар сәнгать үзәге педагогы Гөлфия Лотфуллина, 3нче гимназиянең милли мәсәләләр буенча директор урынбасары Мәдинә Минһаҗева кунак булды. Катнашучылар Тукай шигырьләрен яттан сөйләү, җыр башкару белән беррәттән, шагыйрьнең әсәрләренә нигезләнеп театраль тамаша күрсәтте. Чыгышларында әдип иҗатының асылы күренде: мавыктыргыч сюжет аша сабыйларга әхлакый тәрбия бирү. Фестивальдә җиңүчеләр дипломнар, Тукайның китаплары белән бүләкләнде.
Әлеге бәйрәм олуг шагыйребез иҗаты белән кызыксындыру, туган телебезгә мәхәббәт тәрбияләү, милли горурлык хисен тудыруга зур өлеш кертте.

Эльвира Мөхәммәтҗанова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    мирхәйдарова, үзең эшләмисең эшли торган кешеләрне дә "титул"ың белән наданнарны куркытмакчы. Филиппова кебек яз, эшлә, йөрәгеңне балаларга бир! Иҗтимагый оешмаларга тап төшереп йөрмә! К.М.Ф.

    • аватар Без имени

      0

      0

      Где КОММЕНТАРИЯ?