Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Йокының көзге режимына күчәргә өндиләр

Көз көне сәламәтлекне һәм яшәү дәртен саклап калу өчен йокы режимын үзгәртергә кирәк, дип сөйләде табиб - терапевт Ирина Ярцева.

Идеалда кеше тәүлеккә якынча сигез сәгать йокларга тиеш, тик һичшиксез, караңгы вакытта. Көз көне караңгы тиз төшә башлый, димәк, иртәрәк йокларга ятарга кирәк, дип саный ул.

"Кичке сәгать тугызда үзеңне мәҗбүриләп йокларга өйрәнергә була. Бигрәк тә бу көз көне актуаль. Октябрь, ноябрь һәм декабрьдә иң катлаулы чор, ул вакытта тәүлекнең караңгы вакыты тиз җитә. Монда тугыз яки сәгать унда йокларга яту бик мөһим. Бу гадәт мәсьәләсе - үзеңне, аннары иртәнге сәгать алты - җидедә торырга өйрәтү. Кешенең йокысы туячак, ул авырмаячак, эшкә сәләте, яхшы йокысы һәм тотрыклы нерв системасы булачак", - дип сөйләде табиб.

Тиешле сәгатьләр санын йоклау гына түгел, ә нәкъ менә иртәрәк ятарга кирәк, дип ассызыклады ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев