Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Йод һәм зеленкадан баш тартыйк, диләр табиблар

Россия табиблары тәндәге яраларны эшкәртү өчен гадәти спирт йодын кулланудан баш тартырга киңәш итә.

Россиялеләр яратып куллана торган йод “пешерү” китереп чыгарырга мөмкин, дип искә төшерде табиблар, һәм әлеге химик элемент белән яраның үзен түгел, ә «тирән яра булмаган яки җәрәхәт янындагы тирене» эшкәрткән очракта гына файдаланырга киңәш ителә. Чөнки, лайлалы яки йомшак тукымаларга зыян китерергә мөмкин. Бу шулай ук зеленкага да кагыла. 
Моңа кадәр без сөртеп өйрәнгән гадәти йод урынына хәзер табиблар аның су эремәсеннән - бетадин яисә йодопироннан файдаланырга киңәш итә. 
Җитмәсә, йодның тагын бер зарарлы ягы бар, ул аллергия китереп чыгара, һәм калкансыман бизле авырулы кешеләргә аны кулланырга тыелган. 
Шул ук вакытта зеленка кулланудан да туктарга куша белгечләр. Ул зарарлы бактерияләрне тулысынча юк итә алмый икән. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев