Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Йөгерергә яратучыларны марафон җыйды

Шәһәр көне Яшел Үзәндә якташыбыз, Бөек Ватан сугышы ветераны, «Круиз» йөгерергә яратучылар клубын оештыручы Михаил Шорин истәлегенә багышланган традицион марафон белән башланды. Ул быел «Маяк» спорт комплексында җиденче тапкыр үткәрелде.

Катнашучылар дүрт дистанциянең теләсә кайсын сайлый ала иде: 2 чакрымга (масстарт), 10 һәм 20, иң озыны 42 чакрым да 195 м. Елдагыча марафонның бүләкләү фонды саллы. Быел ул 500 мең сумга кадәр тәшкил итте. Марафонның җиңүчесе итеп Казан егете Ренат Кашапов билгеләнде, ул 50 мең сум акча белән бүләкләнде. Марафон дистанциясендә яшел үзәнле Алия Ихсанова икенче урынны яулады, өченчедә – Павел Сюлатов. 20 чакрымда йөгереп иң яхшылар дип якташларыбыз Александра Киселева һәм Роман Махалов танылды.
Оештыручылар барлык яшел үзәнлеләрне дә бүләкләде.
Тулырак фоторепортаж yashel-uzan.ru сайтында.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев