Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Җәйге ял имин узсын

ЮХИДИ бүлеге һәм Яшел Үзән юл хәрәкәте иминлеге дәүләт бюджет учреждениесе идарәсе хезмәткәрләре «Маяк» балалар сәламәтләндерү лагерында балаларның юлларда һәм транспортта куркынычсызлык күнекмәләрен үстерү буенча профилактик әңгәмә үткәрделәр.

Чара кысаларында балалар белән берлектә интерактив уенда юл билгеләрен кабатладылар, юлларда куркыныч хәлләр турында фикер алыштылар

Велосипедчылар өчен юл йөрү кагыйдәләре тәүлекнең караңгы вакытында киемдә яктылык кайтаручы элементларның әһәмиятенә басым ясадылар. Юл йөрү кагыйдәләрен белү буенча викторина һәм «Куркынычсыз җәй» дигән рәсем конкурсы үткәрелде.

Әңгәмә ахырында фильм карау оештырылды, ә катнашучыларга велосипедчылар өчен призлар һәм белешмәлекләр таратылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев