Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Җәйге сунарчылык сезоны ачыла

15 июльдән ТРның барлык күпфункцияле үзәкләрендә, һәркем өчен ачык урыннарда этләр белән сунарчылык итәргә рөхсәт бирә башладылар. 

Рөхсәтне алу өчен бердәм федераль үрнәктәге сунарчылык билеты һәм эт булуы шарт. Ул булмаса, корал белән урманда йөрү – сунарчыга штраф белән яный.
Рөхсәт кәгазе сазлык-болында яшәүче һәм суда йөзүче кошларны атарга хокук бирә. Андыйларга, мәсәлән, тәкәрлек (чибис), гаршнеп, чуллык (бекас), урман үрдәге (дупель), казарка, кыр казлары, кыр үрдәкләре керә.
Сазлык-болында яшәүче һәм суда йөзүче кошларга эт белән сунар итү 25 июльдән 15 августка кадәр мөмкин булачак, әмма  закон белән билгеләнгән вакытта – көн саен 10:00-17:00 сәгать аралыгында гына.
Күпфункцияле үзәккә рөхсәт белешмәсенә гариза тапшыру өчен, сунарчыга паспортын һәм сунарчылык билетын күрсәтергә,  шулай ук, 650 сум дәүләт пошлинасын да түләргә кирәк булачак.
Әлеге хезмәт, гади язма формада әзерләнгән ышанычнамә буенча да күрсәтелә. Рөхсәт мөрәҗәгать иткән көндә үк бирелә. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев