Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

"Җәйге эсселек боз асты балыкчылыгына комачауламый": Яшел Үзән районында суда куркынычсызлык буенча рейд узды

Идел елгасы култыкларында һава сюрпризлары белән кеше гамьсезлегенең парадоксаль ярашуын ачыкладылар.

Уртак рейдка ЮХИДИ, ОСВОД, полиция һәм административ-техник инспекциянең Яшел Үзән инспекторлык бүлеге хезмәткәрләре чыкты, - дип хәбәр итә @ vasilevo_novosti

Урамда җәй көнедәй эссе, икенче көн һава температурасы аяз кояш яктысында +23 градуска җитә, Идел буйлап актив рәвештә боз ага, ә кышкы балык тотарга яратучыларны бу куркытмый . Су саркып аккан тирәлектә йомшарган боз өстендә килеш, алар мобиль группаны елмаеп каршы ала.


- Мин бүген соңгы көн балык тотармын, иртәгә инде бармамын дип уйлаган идем, - ди балыкчыларның берсе.

 

Тик менә аның өчен иртәгә тумаска да мөмкин, дип ышаналар белгечләр.

 


- Боз калынлыгы 5 сантиметрдан артмый, структурасы көпшәк, тотрыксыз. Идел өстендәге боз кузгалды. Балык тоту мондый шартларда бик куркыныч! - ди Яшел Үзән ГИМС башлыгы Сергей Евсеев.

 

Рейд барышында "Татарстан Республикасы территориясендә су объектларында кешеләрнең гомерен саклау кагыйдәләрен бозу" ТР КоАП 3.10 маддәсе буенча 4 беркетмә төзелгән, бу мең ярым сумга кадәр штраф салынуны аңлата.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев