Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Язилә Әхмәтова: «1 «А» – ул мин!»

Олы Шырдан мәктәбендә яңа уку елында I сыйныфка бер генә укучы керә.

Беренче сентябрь! Бу көн һәр кешене үзенең дулкынландыргыч хатирәләре белән бәйли.
Безнең барыбызның да беренче тапкыр букчалар һәм зур чәчәк бәйләмнәре тотып мәктәпкә баруыбыз хәтердә озак саклана. Беренче тапкыр мәктәпкә бару һәрчак дулкынландыргыч вакыйга ул, чөнки алда – билгесезлек.

– Язиләбез безнең бик актив кыз, һәм, мөгаен, биолог яки галим булып үсәр, – ди Олы Шырдан мәктәбенең бердәнбер I сыйныф укучысының әнисе Лилия Әхмәтова. – Ул бөҗәкләр дөньясын бик ярата. Берәр күбәләк йә чикерткә тотса, аларны озаклап өйрәнә.

Быел Яшел Үзән районында барлыгы 2027 бала беренче сыйныфка укырга бара. Иң күбе – В. Карпов исемендәге лицейда (Осиново бистәсе). Лицей беренче сыйныфка 256 бала кабул итә, ә бу 10 параллель сыйныф дигән сүз. Балалар саны буенча 7нче мәктәп һәм 9нчы лицей – икенче урында. Соңгыларында быел беренче сыйныф саны җидегә җитәчәк. Ә безнең язманың герое Язилә Әхмәтова Олы Шырдан мәктәбендә бердәнбер беренче сыйныф укучысы булачак.

Акыл иясеннән гыйбрәт:
Каләмне тартмага салганчы, каләм остасы аңа болай дигән:

– Дөньяга чыгар алдыннан син дүрт мөһим әйберне истә калдырырга тиеш.
Беренчедән, син үзеңне кемгәдер кулында тотарга мөмкинлек биргән очракта гына күп яхшылык эшли аласың.
Икенчедән, вакыты-вакыты белән сине очларлар һәм син авырту сизәчәксең, әмма ул синең өчен кирәкле гамәл.

Өченчедән, син кылган хаталарны төзәтү мөмкинлеген алачаксың.
Дүртенчедән, хәтереңдә тот, синең иң мөһим өлешең һәрвакыт синең эчеңдә.

Минем: «Укырга барасың киләме?» – дигән соравыма, Язилә ышаныч белән: «Сез хәтта күз алдына да китерә алмыйсыз – бик нык килә!» – диде.
(Язманы 63нче санда укый аласыз).

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев