Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

«Язгы ташу»

Энергетиклар искәрткәнчә, язгы ташу якынлашу сәбәпле, электр энергетикасы объектларын (ЛЭП, ПС, ТП, КТП) су басу ихтималы туа, бу, үз чиратында, электр тогы белән зарарлану куркынычы артуына китерә. Электротравматизмны кисәтү өчен иминлек чараларын үтәргә кирәк. Су бас кан электр энергетикасы объектларына йөзү чараларында якын килмәскә һәм ЛЭП сак зонасында эшләрне килештермичә башкармаска кирәк. Электр белән тәэмин итүнең ышанычлылыгы күбесенчә кулланучыларның үзләренә, электр куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәүгә бәйле. Гражданнарга су басу зонасында калган электр тапшыру линия ләре яки трансформатор подстанцияләре янында булу яки ЛЭП саклау зоналарында балык тоту катгый тыела. Бу тормыш өчен бик куркыныч!

Сезнең игътибар һәм сак лык гадәттән тыш хәлләрне читләп узарга, шәһәр һәм район халкы тормышы һәм сәламәтлеге өчен куркынычны булдырмый калырга, энергетикларның энергия объектларындагы зыяннарны юк итүдә оперативлыгын арттырырга ярдәм итәчәк.
Электр җайланмаларында табылган теләсә нинди зыян – су юдыртып какшаткан баганалар һәм электр үткәргеч линия ләрендә өзелгән чыбыклар, электр җиһазларының су басу очраклары турында
8 800 2000 878 телефоны буенча хәбәр итүегезне сорыйбыз (шалтырату бушлай).
«Сетевая компания» Идел буе электр челтәрләре» ААҖ филиалы Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев