Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Язгы иң шәп битлекләр

Язын битләребез аеруча тәрбия сорый, витаминга кытлык үзен сиздерә. Шулай ук тирегә дымлылык җитми. Шуңа да битлекләр дымландыра һәм тукландыра торган булсын.

Бүген иң гади, тиз ясала торган, ә иң мөһиме файдалы битлек рецептлары тәкъдим итәбез. Аны җылы килеш биткә сөртергә һәм 20 минут тотканнан соң, шулай ук җылы су белән юарга киңәш ителә. Матур булу бары үзебездән тора.

Бананлы битлек. Язын җи­ләк-җимеш витаминнарын югалта, әмма бу сүзләр бананга кагылмый. Кабыгыннан чистартып, ике өлешкә бүлегез. Бер өлешен изеп бер-ике тамчы лимон согы, зәйтүн мае кушып, болгатыгыз. Маска әзер.

Кыярдан. Вак угычтан кыярны уып, ике аш кашыгы зәйтүн мае һәм бер аш кашыгы каймак салып, болгатабыз да, битебезгә сылап, ял итәбез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: маска для лица уход за кожей увлажнение от морщин