Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Язгы авыл

Язгы авыл... Язгы авыл – үзенә күрә серле бер дөнья. Исе, чебеннәре, кош-кортлары һәм башкалары белән үзенә тартып тора, күңелне иләсләндерә, рәхәткә чумдыра.

Ирексездән безнең балачактагы, яшьлектәге язгы авыл искә төшә.
Кемнәрнең мал өендә, кемнәрнеңдер тимер карават астында, мич белән стена арасындагы аралыкта йомырка салып каз утыра. Вакыт-вакыт ысылдап ризасызлык белдерә, янында тыз-быз йөрсәң, балтырыңнан каптырып алырга да күп сорамый. Каз күкәйләрен кадерләп иске бүрек эченә салып саклыйсың. «Химический» карандашны төкерек­ләп, саннар сугып барасың. Күкәйләрне бастырырга салгач та, яшел-кара төстәге бәбкәләрнең борынлавын түземсезлек белән көтәсең.
Соңрак чыбык башына ертык целофан пакет бәйләп бәбкә көтәргә китәсең. Бәбкәләр өчен дип әзерләнгән сөткә изелгән ак ипи белән тамак та ялгап аласың. Рәхәтләнеп имтихан билетларын кат-кат укыйсың, ятлыйсың. Билет №1, 2 дип язылган көрән тышлы калын дәфтәр кояшта саргаеп, шактый таушалып бетәргә дә өлгерә.
Бәбкәләр генә түгел, чебиләргә дә игътибар җитәрлек. Алары башта картон тартмада тормыш башлый. Соңрак мич башындагы махсус сәндерәгә күчә. Чебиләргә дә кадер-хөрмәт җитәрлек. Борыннарындагы юка элпә кебек нәрсәкәйне тырнак белән сак кына куптарасың, төкерекләреңне эчерәсең, иң мөһиме тирләп-пешеп асларын чистартасың. Мич башында урын тар, борыннардан бөрчек-бөрчек тир тама, үрмәләп рәхәтләнеп эшлисең дә эшлисең. Чебекәйләр бераз көйсезләнебрәк китсә, әби-әниләр аларга бераз «шайтан суы» эчерә дә тегеләре, рәхмәт төшкере, рәтләнеп тә китә.
Сарык йоны алу да күңелгә бер рәхәтлек бирә. Кайракларны алдан ук әзерләп куясың. Аякларын бәйләп саласың да җайлап кына тотынасың. Анда-монда бетләре дә күренгәли, аларын кайчы белән кисеп ташлыйсың. Уң як сыртында бераз йон калдырып, аңа кызыл тасма бәйлисең дә җибәрәсең. Тегеләре җиңеләеп, рәхәтләнеп, алпан-тилпән килеп абзарга кереп югала.
Өй юу да күмәкләп башкарыла. Түшәм юганда сулар кулдан, беләктән агып төшеп кыска җиңле халат эченә юл ала. Тән чиркана, шулай булса да, кат-кат ышкып юуыңны дәвам итәсең. Чеби тузаннары, пәрәвез оялары, диван астындагы кәнфит кәгазьләре юкка чыгарыла. Тәрәзә төбендәге помидор савытлары да теплицага юл ала. Олы якны юып икенчесенә күчкәндә, тәмле бәлештән һәм башка тәм-томнардан авыз итәсең, авыраеп кына икенче якның түшәменә сузыласың. Өй юган арада ястык-мендәрләр кояшта кызына тора. Диван-караватлар, өстәл-урындыклар сөйрәп йөри-йөри хәлдән тайгач, өй дә юылып бетә. Мунча кергәнче, чишмәдә өй юган чиләк-чүпрәкләреңне чайкап эләргә дә кирәк бит әле. Икенче көнгә мунча алачыгында сине бер күч юылмаган челтәр-пәрдәләр, диван япмалары да көтә. Ул челтәрләрне дә, әбиләр әйтмешли, «цинкыларга», ягъни зәңгәр төскә манарга кирәк. Монда да теге күкәйләргә сан яза торган «химический» карандаш ярдәмгә килә.
Мич агарту да иң җитди эшләрнең берсе санала. Тишек йон носкиның балтырын кисеп атасың да алдан әзерләнгән таш суына манып эшкә керешәсең.

Нәзирә Гыйззәтуллина.
Осиново

Язгы авыл тормышының иң кызык, рәхәт чаклары нечкәлекләренә кадәр тасвирланган язманы тулысы белән газетаның җомга санында укый аласыз (№22).

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: табигать Яшел Үзән авыл сулышы яз