Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Яз һәм авитаминоз

Яз һәм авитаминоз гел янәшә бара. Кышкы салкыннардан һәм авырулардан соң, кояшның, шулай ук, организмга кирәкле матдәләрнең җитмәве үзен сиздерә башлый. Хәзер даруханәләрдә нинди генә поливитаминнар юк. Аларын да эчәргә мөмкин. Шулай да, иң әүвәл туклануга игътибарыгызны юнәлтегез әле.

Бүген без организмга иң кирәкле витаминнар турында сөйләшербез.

С витамины 


Аскорбин кислотасы ике сезон арасында кулла­нылыр­га тиешле мөһим витамин. Ул иммунитетны ныгыта, төрле инфекцияләргә, депрессиягә каршы көрәшә. 
Ризыклар: цитруслылар, тозлаган кәбестә, гөлҗимеш, киви, кара карлыган,  борыч,кәбестәнең бөтен төре, яшел суган, сырганак, шпинат.
 

D витамины 

«Кояшлы» витаминны кышын һәм язын ризык­лардан гына алырга була. Әлеге витамин сөякләрне һәм тешне ныгыта. Аеруча ул балаларга һәм өлкәннәргә кирәк. 
Ризыклар: балык мае, икра, кызыл балык, йомырканың сарысы, бавыр, каймак, атланмай, сөт һәм сөт ризык­лары, эре итеп тарттырылган оннан икмәк. 

А витамины 


Язын А витаминына да игътибар кирәк. Аның организмга җитешмәве күз күременә һәм тиренең корылануына китерә. Балаларда А витамины аз булганда үсешкә тәэсир ясарга мөмкин. 
Ризыклар: кишер, кабак, чөгендер, кычыткан, помидор, кукуруз, кызыл борыч, бавыр. 
 

В1 витамины 


В1 витамины нерв системасының нормаль эшчәнлеге өчен җавап бирә. Матдәләр алмашында актив катнаша, аш кайнату органнары һәм йөрәк-кан тамырлары эшчәнлегенә уңай йогынты ясый. 
Ризыклар: эре итеп тарттырылган бодай оныннан ризыклар, карабодай, дөге, йомырка сарысы, кузаклы чикләвекләр, сыер ите. 

В2 витамины 


Бу витамин канда гемоглобин күләме өчен җавап бирә. Шулай ук аны матурлык витамины дип тә йөртәләр. Күз күреме, тире, чәчләр һәм тырнаклар торышы өчен дә җавап бирә.  
Ризыклар: сөт, ит, балык, йомырка, пешмәгән яшелчәләр, яфраклы яшел үләннәр. 
 

Е витамины 


Е витамины яшәртү үзлеге белән дә билгеле. Организмда әлеге витаминга кытлык булганда тире, чәчләр, тырнакларның торышы, гомумән организмның сәламәтлеге какшый.  
Ризыклар: үсемлек мае, көнбагыш, чикләвекләр, йомыр­ка сарысы, гөлҗимеш, яшел үләннәр. 

РР витамины 


Әлеге витамин ашказаны һәм ашказаны асты бизе эшчәнлегенә уңай тәэсир ясый.  Моннан тыш тышкы, матурлыкка да ярдәм итә, йөрәк-кан тамырлары системасы эшчәнлеген яхшырта.
Ризыклар: сөт, сыер ите, сыр, балык, помидор, бәрәңге, кишер, брокколи, финик, кукуруз. 
 

Рәсемнәр интернет челтәреннән алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: ВИТАМИНЫ весна авитаминоз