Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Ятим өй

Авылга кайткан саен яңартылган өйләрне, капка төбендә утыручы кешеләрне, уйнап йөргән балаларны, урам тутырып көтүдән кайткан сыерларны, өй кырыенда туктаган машиналарны күреп күңел сөенә. Шөкер, авыл яши икән әле диясең. Гадәттә, авыл бәйрәмнәрдә шулай җанланып китә: кунаклар кайта, капка төбендә тезелешеп, гөрләшеп утыручылар күбәя.

Ә гадәти көннәрдә кичке якта авыл урамыннан атласаң, уты янмаган тәрәзәләр, капка төпләре дә шактый икәнлегенә инанасың. Моңсу, бик моңсу булып китә...

Буяулары купкан, боегып кына басып торган өйгә карасаң, күңел актарыла, тамак төбенә төер утыра. Кайчандыр гөрләп торган бу нигезнең бүген рәшәткәләре янтайган, өй алларын кычыткан һәм күптөрле чүп үләне баскан... Ирексездән, бу йортның балалар тавышыннан гөрләп торган чакларын искә төшерәсең...

Кайчандыр шушы капкадан биш-алты бала мәктәпкә дип ашыга-ашыга чыгып киткән. Кызлары капка төбендәге эскәмиядә ярыша-ярыша шәл бәйләгән. Өлкәннәр күршеләр белән озаклап кич утырган. Агач такталардан ясалган баскыч төбендә аркылы-торкылы ятучы кәлүшләрнең чуты-кырые булмаган...

Хәзер тып-тын. Капка кырыенда өлкәннәрнең башта көтү куган, соңрак таянып йөргән агач таягы сөялеп тора. Менә кемдер баскыч төбендәге кәлүшен кияр дә, ашыкмый гына шул шомарып беткән таягын тотып күршеләрнең хәлен белергә кереп китәр төсле...

Өй ишеген ачып керүгә җанны өшетә торган салкынлык чорнап ала. Тәрәзә төбендә үлгән чебен армиясе шәйләнә, тоныкланып беткән тәрәзә пыяласында күбәләкләр бәргәләнә. Өй уртасында басып торган берәүнең дә күңеле шул күбәләкләр кебек: талпына, бәрелә, тагын талпына бугай. Йорт эчендәге җиһазларга карасаң, балачак, яшьлек хатирәләре яңара. Стенада боланлы рәсем, тәрәзәләрдә инде шактый саргаерга өлгергән челтәрләр, түрдә чуклы бәрхет материал белән капланган тумбочкага куелган аклы-каралы «Рекорд» телевизоры, уртада шундый ук чуклы бәрхет ябылган өстәл тора. Өстәл өстендәге вазада төсен югалткан пластмасс чәчәкләр. Уң якта заманында шактый затлы саналган шкаф (сервант), аның эчендә ашлар, мәҗлесләр вакытында гына кулланылган савыт-сабалар тезелгән. Чибәр нимес кызларының фотосурәте-наклейкалар ябыштырылган шифонер да, тимер карават белән җәелә торган диван да кемнеңдер килеп утырганын, ачканын көтеп торалар кебек. Икенче якта акшар белән агартылган зур авыл миче, ашау өстәле.

Тузан кунган бу җиһазларны тагын бер кат күздән кичереп, әтиеңнең өстәл башында гәҗит-журналлар каравын, әниеңнең мич янында кайнашуын, өстәлгә ит-белән бәрәңге китереп куюын, бала-чагаларның ипигә сөт өсте ягып писүк сибеп сөтле чәй эчеп утыруларын искә төшерәсең. Ишек яңагындагы бала-чагаларның никадәр үскәнен үлчәгән сырлар күзгә ташлана, ишек тупсасында чикләвек ваткан чоңгыл шәйләнә. Шул хатирәләргә чумып басып торганда борынга әниең пешергән тәмле ризык исләре дә килеп киткән кебек була. Кыен, бик кыен булып китә...

Нәзирә Гыйззәтуллина (Мостафина)

Осиново бистәсе

Язманың тулы вариантын газетабызның 47нче санында укый аласыз.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев