Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Яшьтәмени хикмәт, күңелең көр булсын!

«Яшә җирдә эз калдырып», дип җырларда гына җырланмый ул. Чынлыкта да, җир җимертеп, күпләр сокланырлык итеп яшәүләргә ни җитә соң?!

Лаеклы ялга чыккач та, хезмәтеңне бәялиләр, биргән белемең өчен рәхмәт әйтеп, яныңнан укучыларың өзелми икән, димәк гомер зая узмаган.

Сүзем Мулла Иле авылында яшәүче Сабировлар гаиләсе турында. Сания апа һәм Дамир абый белән якыннан танышкач, нәкъ шундый уйлар туды минем күңелемдә. Инде лаеклы ялда булсалар да, яшьләрчә, һәр көннән ямь һәм тәм табып яши белә алар. «Күңелебез белән яшь бит әле без!» – диләр.
Норлат кызы Сания кечкенәдән төгәл фәннәрне ярата, мәктәпне тәмамлагач та, Казан университетына керергә талпынып карый, үтә алмагач, Карашәм мәктәбендә эшли. Алай да югары белем алу теләге күңелендә сүрелми. Бер елдан педагогика университетына укырга керә. Югары белемле педагогны юллама буенча Күгәй мәктәбенә эшкә җибәрәләр. Ә гомерлек юлдашы Дамир абый белән Норлатта очрашалар, бу вакытта егетнең совхозда эшләгән чагы була. 2-3 ел очрашып йөргәннән соң, яшьләр кавышып Мулла Илендә төп йортта гомер итә башлый.

Тулы язма газетаның җомга санында (№83).

Гөлнара Вәлиева фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев