Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Яшүсмерләрне тыелганнарга җәлеп итү куркыныч

Андыйларга ун елдан унбиш елга кадәр иректән мәхрүм итү каралган.

Наркотикларны куллануга тарту, аларны тараткан кебек үк, җәмәгатьчелеккә куркыныч тудыра, чөнки наркотиклар кулланучы затларның, шул исәптән, балигъ булмаганнар арасында контингенты киңәя.

Россия Федерациясе Җинаятьләр кодексында наркотик чаралар, психотроп матдәләр яки аларның аналогларын куллануга тарту өчен җинаять җаваплылыгы каралган (РФ ҖКның 230нчы маддәсе), дип хәбәр итә безгә Яшел Үзән прокуроры ярдәмчесе Артур Салихов.
Җинаять субъекты булып уналты яшькә, ә балигъ булмаганнарга карата җинаять кылган очракта – унсигез яшькә җиткән физик зат санала.

Наркотик чараларны куллануга һәвәсләнү теләсә нинди аңлы, шул исәптән, бер тапкыр характерда, башка затта аларны куллану теләге уятуга юнәлтелгән гамәлләрдә (килешүләрдә, тәкъдимнәрдә, киңәш бирү һ.б.) чагылырга мөмкин.

Шулай ук алдашу, психик яки физик көчләү, йогынты ясый торган зат тарафыннан наркотик чараларны куллануга мәҗбүр итү максаты белән кылынган ирекләрне чикләү һәм башка гамәлләр дә, шулай ук, наркотикка тарту дип табылачак.
Зат, һәвәсләнгән кешенең наркотик чара куллану-кулланмавына карамастан, РФ Җинаятьләр кодексының 230нчы маддәсе буенча җинаять җаваплылыгына тартылырга тиеш.

Наркотик чараларны куллануга тарткан өчен җинаять законында өч елдан биш елга кадәр иректән мәхрүм итү рәвешендә җәза каралган. Әгәр наркотик матдәләр куллануга балигъ булмаганнар тартыла икән, гаеплегә тагын да катгыйрак җәза — ун елдан унбиш елга кадәр иректән мәхрүм итү билгеләнергә мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев