Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Яшүсмерләр җинаятьчелеген яшереп калдырырга ярамый

Яшүсмерләр тарафыннан район һәм шәһәрдә агымдагы елның I кварталында 24 җинаять кылынган. Ә былтыр ул 18 булган.

Ни өчен җинаятьләр болай арткан соң?! Чагыштырма авырлыгы да  республиканыкыннан күбрәк
(Яшел Үзәндә – 6,1%, ТРда – 3,2%). Хокук сакчылары теркәлгән җинаятьләр санының артуын аларның әйбәт ачылышы белән дә бәйли. Әмма ничек кенә булмасын яшүсмерләр җинаятьчелегенә урын булмаска тиеш. Профилактиканы мәктәпләрдән башларга кирәк.

Балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукын яклау буенча комиссиянең киңәйтелгән  утырышында 2018 елның I кварталына нәтиҗә ясалып, анда да нәкъ шул эшне мәктәпләрдән башларга кирәклеге ассызыкланды. Район территориясендә теркәлгән җинаятьләрдә  19 яшүсмер катнашып, аларның күбесен мәктәп укучылары кылган.
Яшел Үзән районы башлыгы Александр Тыгин шуңа күрә яшүсмерләр белән алып барылган эшне гадел тәнкыйтькә алды:
– Бала хокук бозарга мөмкин, аннан беркем дә страховкаланмаган. Әмма без мәктәп директорларының  яшереп калуларын һәм пассивлыгын гафу итмәячәкбез. Әгәр дә сез янау, көчләү фактларына күз йомасыз икән, шуны белегез –  иртәме-соңмы баланың тормышы җимереләчәк.  Балачак – иң матур вакыт. Уйлап карагыз,  ата-аналар безгә балаларын өч яшьтә бирә. Унбиш ел алар сезнең кулларда.  Һәм без һәр баланың, яшүсмернең иминлеге өчен җавап бирәбез. Әгәр балада нинди дә булса үзгәреш сизгәнсез икән, сез шул мизгелдә үк чарасын күрергә тиеш.  Иң куркынычы –  педагоглар һәм директор  үзләрендә тәрбияләнүче балаларга каршы җинаять кылынуын белми икән, димәк, бала аларга ышанмый, алардан ярдәм сорамый.

Теманың дәвамы газетаның җомга санында (№33).

Илсөя Завилейская фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев