Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Яшүсмергә аракы сатучыга җаваплылык көчле

Россиядә дә, алга киткән илләрдәге кебек,  балигъ булмаганнарга спиртлы эчемлекләр сату тыелган.

Бу алкогольнең яшүсмерләр организмына начар тәэсир ясавына бәйле. Медиклар билгеләвенчә, балаларда һәм яшүсмерләрдә  алкоголизм, өлкәннәргә караганда тизрәк барлык­ка килә һәм ул аларда төрле психик тайпылышлар китереп чыгара ала.
Медицина аспектыннан тыш, яшүсмерләр эчкечелеге социаль яктан да куркыныч:  балигъ булмаганнар  алкоголь тәэсире астында җинаятьләрне күбрәк кыла. Һәм аның җәмгыятькә каршы гамәле хулиганлык­тан алып җитди җинаятькә кадәр барып җитәргә мөмкин.
– Яшүсмерләргә спиртлы эчемлекләр саткан өчен административ кына түгел, җинаять җаваплылыгы да каралган, – дип аңлата бу уңайдан Яшел Үзән прокуроры ярдәмчесе Рифат Сафиуллин. – РФ КоАПның 14.16нчы маддәсенең 2.1нче өлешенә ярашлы рәвештә,  яшүсмергә спиртлы эчемлек сатылса, аның өчен сатучыга 30дан алып 50мең сумга кадәр штраф салына.  Вазифадагы затларга – 100дән алып 200 мең сумга кадәр, юридик затларга – 300дән алып 500 мең сумга кадәр. Җаваплылыкка берүк вакытта сатучы да, җитәкчесе дә, юридик зат та тартыла.
Әйткәнебезчә, 18 яшькә кадәрге үсмерләргә эчемлек саткан өчен административ кына түгел, җинаять җаваплылыгы да каралган. Әгәр дә яшүсмерләргә аракы берничә тапкыр сатылса, мондый очракта РФ УКның 151.1нче маддәсе  үз көченә керә. Анда фиксация­ләнгән штраф каралган: 50 дән алып 80 мең сумга кадәр. Закон бозучыдан 3-6 айлык табышы алынырга мөмкин (төгәл суммасын суд билгели). Закон бозучыны 12 айга кадәр  төзәтү эшләренә дә җибәрүләре, өч елга кадәр әлеге вазифа белән шөгыльләнүне тыюлары  ихтимал. 
Төрле очраклар булырга мөмкин. Әйтик,  яшүсмер эчемлекне   ялган документ күрсәтеп алса, сатучы җавапка тартылмый. 
Күргәнебезчә, закон бозган  сатучыларга каты закон уйлап чыгарылган.  Шуңа күрә спиртлы эчемлек алырга теләүченең теләсә-кайсысыннан шәхесен ачыклаучы документ таләп итү бик урынлы булыр. 
Паспортны яисә шәхесне ачыклаучы башка документны күрсәтергә була. Әгәр дә ул юк икән, сатучының эчемлек сатудан баш тартырга хокукы бар. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X