Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Яшьнәп яшәргә кирәк

Олыгайган көнеңдә дә гомерлек ярың белән иңне-иңгә куеп яшисе, һәр эшне бергә киңәшләшеп эшлисе, тигез картлык кичерәсе иде ул, ә!

Балаларның үз тормышы, җәйге каникулга оныклар кайта, рәхәт, күңелле... Бишнәдә яшәүче Гатауллиннар гаиләсе белән якыннан танышкач, эх, дип кызыгып куйдым әле. Яшәсәң, менә шулай яшьнәп яшәргә кирәк икән аны! Харис абый әйтмешли, беребез – мастер, икенчебез–прораб.

Гатауллиннар гаи­ләсе Бишнәгә 1979 елда Үзбәкстаннан кайтып төпләнә. Харис абый совхозда «К-700»та эшли башлый, аннар аңа умартачы һөнәрен тәкъдим итәләр. Ул теләп ризалаша, аннары хатыны Кадрия апаны да үз янына урнаштыра. Шулай итеп, гаилә бербөтен булып эшли башлый. Очраклы гына бу һөнәргә өйрәнеп киткән чак­та гомеребез буе умартачылык белән шө­гыльләнербез дип уй­лап та карамаганнардыр әле. Харис абый әйтмешли, умартачылык бер чир кебек бит ул, бер керешсәң, туктыйм димә инде, исәнлек кенә булсын. 2002 елда умарталык таралса да, Гатауллиннар бу эшеннән аерылмый. Бүгенге көндә 15ләп оялары бар. Бал сатып алучылар арасында кемнәр генә юк, хәтта прокурорлар да. Әле кызыксынып составын да тикшертеп караган булганнар. Нәтиҗәсе мактауга лаек: югары класслы!

Язманың ахырын газетадан укый аласыз (№50).

Илсөя Завилейская фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев