Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Яшьләр сәясәте - өстенлекле юнәлешләр арасында

Яшел Үзән районы башлыгының яшьләр сәясәте буенча ярдәмчесе Артур Камалеев республика яшьләр хөкүмәте әгъзалары, Яшел Үзәндә туган - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек мәсьәләләре буенча киңәшче Элина Низамова @ k_elina_ һәм дәүләт яшьләр сәясәте мәсьәләләре буенча киңәшчесе Алина Костягина @alinaa_nik белән эшлекле очрашу үткәрде. ⠀

Кызлар яшьләр хөкүмәтендә үз эшенең үзенчәлеге турында сөйләделәр, киләчәккә планнары белән уртаклаштылар. ⠀

Очрашу нәтиҗәсе - Яшел Үзән районын республика мәйданчыкларында күрсәтү кысаларында хезмәттәшлек итү турында карар.

Искәртеп узабыз, Михаил Афанасьев өчен яшьләр сәясәте өстенлекле юнәлешләр рәтендә. Киләсе атнада район башлыгы җирле яшьләр парламентының I утырышында катнашачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев