Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Яшьләр авылны сайлый?

Карагуҗа мәктәбе Татарстанның төрле төбәкләреннән килгән кунакларны кабул итте. «Мин авылны сайлыйм» проекты кысаларында IX төбәкара фәнни-эзләнү конференциясе булып узды. 

Конференция бизәлгән сәхнәдә укучыларның дәртле җыр һәм биюләре белән башланып китте. Шыгрым тулы залга авыл тормышына, экологик чисталыкка, авылларның килеп чыгу тарихына битараф булмаган, аның әһәмиятен аңлаган укучылар һәм укытучылар җыелган иде.
Конференцияне тантаналы рәвештә Карагуҗа мәктәбе директоры Илшат Рәхимов ачып җибәрде һәм барлык катнашучыларның да уңышлы чыгыш ясавын теләде. Конференциянең төп фәнни җитәкчесе Татарстан Республикасының атказанган укытучысы, педагогия фәннәре докторы, профессор, КФУның география белән экологиядән белем бирү методикасы кафедрасы мөдире Илгизәр Гайсин үзенең чыгышында, әлеге бәйгенең кысалары елдан-ел киңәеп, укучыларның тикшеренү эшләренең катлаулы һәм әһәмиятле темаларга юнәлтелгән булуын, аларның тиешле дәрәҗәдә эшләнгәнен искәртте.
Конкурс быел үз эшен дүрт юнәлештә алып барды: «Менә минем авылым, менә минем йортым», «Авыл яшәсә, без дә яшәрбез», «Авыл табышлы урын», «Укытучылар һәм тәрбиячеләрнең эш тәҗрибәсеннән» секцияләре эшләде. Казан, Яшел Үзән, Биектау, Кукмара, Апас, Әтнә, Теләче, Арча, Тәтеш, Саба районнарының төрле мәктәпләреннән 120дән артык эш килде. Соңгы вакытта туган төбәкне, туган якны, алар белән бәйле атамаларны, аның табигатен өйрәнүгә игътибар артты. Бу – бик күп вакыт сорый торган, катлаулы, четерекле, шул ук вакытта кызыклы һәм саваплы эш. Фәнни-эзләнү эше материаллары тарих, география, биология, экология фәннәрен тулыландырырга, өстәмә белем алырга, туган як сулыкларының кадерен белергә, аны саклау теләге тудырырга ярдәм итә. Бу – бүгенге көн кешеләре алдында торган бурычның иң зурысы һәм конкурсның да төп максаты булып тора.
Мәктәп укучыларының фәнни-тикшеренү эшләрен дәрәҗәле комиссия – Казан федераль университеты галимнәре һәм укытучылары Илгизәр Гайсин, Рафаэль Вәлиев, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының «Рес­публика олимпиада үзәге» методис­ты Ольга Аввакумова, Яшел Үзән районының мәгариф бүлеге методисты Ирек Җәббаров бәяләде.
Призерлар арасында Яшел Үзән районының Карагуҗа, Олы Яке, Ключи, Әйшә, Татар Танае мәктәбе, Осиновоның В.Карпов исемендәге лицей, Бишнә, Мулла Иле, Раифа мәктәпләре укучылары булуы бик сөендерде.
Бәйгедә катнашып, үз туган ягы, аның чишмәләре, табигатен күзәткән, бүгенге көн өчен мөһим экологик мәсьәләләрне күтәргән, чишү юлларын эзләгән укучыларны һәм аларның фәнни җитәкчеләрен җиңүләре белән котлыйбыз, иҗади уңыш­лар теләп калабыз.

Роза Шакирова.
Карагуҗа мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев