Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

ЯШӘГӘН ШӘҺӘРЕБЕЗНЕҢ КИЛӘЧӘГЕ ХӘЛ ИТЕЛӘ Читтә калмыйк

Яшел Үзән шәһәрендә авария хәлендәге йортларны сүтү эшләре кызу темплар белән бара. Бу көнгә 17 гектар территория азат ителгән. Әлбәттә инде, һәр яшәүчене бу урыннарда нәрсә булачагы бик кызыксындыра. Шуңа күрә шәһәр хакимияте мәсьәләне бергәләп хәл итүне, ягъни бушаган урыннарда нинди корылмалар күрергә теләүләрен белү максатыннан халык белән фикер алышулар башлап җибәрде. Шуларның беренчесе 7 августта Горький исемендәге мәдәният сараенда булды.

Яшәүчеләр белән оештырылган беренче очрашуга төрле хезмәтләрдән белгечләр дә чакырылган иде. Баш архитектор Юрий Герасимов җыелучыларга Гоголь урамы үсеше концепциясен тәкъдим итте. Ул сүзен шәһәр тарихыннан башлап, элеккеге проектының типовой булса да, дөрес һәм яшәү өчен уңайлы, йортларның да аз катлы булуын билгеләде. (Архитекторы Казаннан Павел Саначин булган). Шуңа күрә дә инде Яшел Үзән башка шәһәрләрдән аерылып торган. 
Баш архитектор да үз чиратында йортларны аз катлы итеп төзергә, ял итү зоналарына урынны күбрәк калдырырга тәкъдим итә. Аның фикеренчә, йортлар биш каттан да артмаска, ә беренче каты яши торган булмаска тиеш. 
Билгеләнгәнчә, шәһәр төзелеше советы каравына төзелеш оешмаларыннан Гоголь, К.Маркс, Мир һәм Солнечная урамнарында 7,9,12 һәм хәтта 14 катлы йортлар төзү тәкъдимнәре кергән дә инде. Әмма бөтен проектлар яңадан каралуга җибәрелгән.

Тулырак газетабыздан укый аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев