Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Яшел Үзәннән Наталья Панкратова «Кунакчыллык осталары - 2020» бөтенроссия бәйгесенең ярымфиналына узды ⠀

12 мартта Ялтада "Россия - мөмкинлекләр иле" президент платформасы проекты һәм кунакчыллык индустриясенең гомуммилли берлегенең "Кунакчыллык осталары - 2020" бөтенроссия конкурсының ярымфиналы - старт алды.

Ярымфиналның ике көн дәвамында - 12 һәм 13 мартта - Россиянең 18 төбәгеннән 99 конкурсант туризм өлкәсендә үз проектларын тәкъдим итә. Иң яхшылар проектларын гамәлгә ашыру өчен грант, белем бирү сертификатлары, әйдәп баручы туристлык компанияләрендә стажировка һәм эшләү мөмкинлеге алачак. Катнашучының иң яшенә 18 яшь, ә иң тәҗрибәлесенә 83 яшь тулган.

Конкурста катнашучылар арасында - өч татарстанлы да бар. Сергей Крюков инде 18 ел кунакчыллык өлкәсендә эшли, повар укучысыннан алып структур бүлекчә җитәкчесенә кадәр юл узган кеше ул. Командалар составында 2015 елгы Су спорт төрләре буенча дөнья чемпионатында, АТЭС-2012 саммитын удыруда, Универсиада-2013 әзерләүдә һәм уздыруда катнашкан. Ул шулай ук күп тапкырлар кулинария конкурслары призеры. Ярышларда шулай ук Роман Лапин катнаша, ул "Россия тимер юллары" ААҖндә урта звено җитәкчесе - компаниянең Казан бүлекчәсендә вагон участогы башлыгы урынбасары. Һәм, ниһаять, Татарстаннан өченче катнашучы - Наталья Панкратова, Татарстан Республикасы экскурсоводлары гильдиясе әгъзасы. Ул туристлык территорияләрен үстерү өлкәсендә актив эшли. Аерым алганда, "Якты Яшел Үзән" проекты җитәкчесе булып тора, аның ярдәмендә зур булмаган шәһәрдә ташландык объект креатив арт-галереягә әверелде. Проект 2017 елда Президент грантлары фонды тарафыннан хупланган "100 иң яхшы гамәлгә ашырылган проект"ка кертелгән. Натальяга җиңү һәм уңышлар теләп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев