Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Яшел Үзәннән Коробковлар гаиләсен өй туе белән котладылар

Евгений һәм Тамара Коробковлар Татарстан Республикасында “Күзәтү астында яшәү” («Сопровождаемое проживание)» программасын уңышлы узган беренче пар булды һәм алар мөстәкыйль тормышларын психоневрологик интернат диварлары артында башлады.

Бер ел чамасы элек яшьләр үз мөнәсәбәтләрен законлаштырды, ипотека рәсмиләштереп, шушы көннәрдә үз фатирларына күчтеләр. Бу истәлекле вакыйга белән аларны котларга Татарстан Республикасы Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры урынбасары Юлия Андреева, Яшел Үзән муниципаль районы башлыгы урынбасары Николай Бызин килде.

2020 елның 1 сентябреннән Яшел Үзән “Идел” инвалидларны социаль тернәкләндерү үзәгендә “Күзәтү астында яшәү” стационар сыйдырышлы технологияләрен гамәлгә кертү буенча пилот проектының беренче этабы узды. Төркемдә 20 кеше һәм алар психоневрологик интернат хезмәтеннән файдаланучылар. Махсус программа буенча аларны көнкүрештә мөстәкыйльлеккә өйрәттеләр, гади хезмәт, шулай ук аралашу күнекмәләрен үзләштерделәр. Курсларда Евгений Тамараны очрата, беренче көннәрдән үк яшьләр тырышып укый башлый һәм беренче булып 30 көнлек ялга китә. Программаны уңышлы үзләштергән пар яңа тормышны интернаттан читтә башларга була. Коробковлар рәсми рәвештә мөнәсәбәтләрне законлаштырганнан соң, ипотекага фатир ала.

- Женя барыннан да элек краб салаты ярата, мин аны үзем әзерлим. Икенче ризыкка карабодай боткасын, - дип оялып кына җавап бирә Тамара. Евгений исә хатынына елмаю белән карап, буш вакытларында спорт белән шөгыльләнүләрен, җәен – роликларда, кышын тимераякта шууларын һәм хәтта сноуборд спорт төрен үзләштерүләрен дә билгеләп үтте.
Гаилә пары эшкә урнаштырылган, ир-ат торак-коммуналь хуҗалыгында эшли, хатыны «Идел» тернәкләндерү үзәгендә.

- Яшел Үзән районы башлыгы Михаил Афанасьев исеменнән мин сезне әлеге истәлекле вакыйга - өй туе белән котлыйм! Сезне матур, сәламәт, бәхетле итеп күрүемә шатмын, алда барысы да яхшы булсын! Афәрин, яшьләр! – дип район башлыгы урынбасары Николай Бызин котлап үтте. Ул яңа фатир хуҗаларына бүләкләр тапшырды, алар арасында суыткыч техникасы сатып алу өчен сертификат та бар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X