Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

«Яшел Үзән»нән киңәшләр

6. Лакланган өслекләрдәге тузан. Полировкаланган һәм лакланган мебельне беркайчан да юеш чүпрәк белән сөртмәгез. Андый өслекләрдәге әшәке белән көрәшү өчен бары тик коры фланель, сукно яки махсус тастымаллар (салфетка) кулланыгыз.

7. Тирләүче пыяладан чара. Глицерин һәм спирт катнашмасы моның белән көрәшүнең иң нәтиҗәле чарасы. Әлеге эмульсия тәрәзәләрне озаграк чиста тотарга да ярдәм итәчәк. Мондый рецепт салкыннар һәм ягулык сезоны алдыннан бигрәк тә актуаль.
8. Кухня сөлгеләре. Алар яхшырак агарсын дисәгез, машинага салыр алдыннан уксуслы җылы суда тотыгыз.
9. Ялтырап торган тоткалар. Өй җыйганда ишек тоткалары турында да онытмагыз. Аларга бик күп төрле бактерияләр утыра, ә таплар, бармак эзләре күзгә ташланып тора. Шуңа күрә, атнага бер булса да ишек, шкаф тоткаларын махсус салфеткалар яки спирт катнашмасы белән сөртеп алырга онытмагыз.
10. Диван-кәнәфиләрне чистарту. Алар губка кебек пычрак һәм начар исләрне үзенә сеңдерүчән. Пульверизаторга бераз аракы салып, диванның өске катламын эшкәртегез һәм кипсен. Мондый хәйлә мебельне яңартып җибәрә һәм кирәкмәгән исләрне дә бетерә.
11. Палас (ковер) чистарту. Алар бүлмәгә җылылык һәм уңайлык атмосферасы бирә. Әмма ул сезгә озак еллар хезмәт итеп, матурлыгын җуймасын өчен карап тотарга кирәк. Буялган урыннарын һәм исен бетерергә гади сода ярдәм итәр. Аны палас (ковер) өстенә сибегез дә, берничә сәгатькә калдырыгыз. Ә соңыннан яхшы итеп тузан суырткыч белән чистартыгыз.
12. Чип-чиста сантехника. Кирәкмәгән лимон кисәген ташларга ашыкмагыз. Аны хром сантехниканы чистартуда кулланырга була. Лимон кисәге белән су һәм душ краннарын ышкыгыз һәм алар өр-яңа кебек ялтырап калачак.
13.    Ялтырап торучы көзгеләр. Ярты чи бәрәңге алыгыз һәм көзге өстеннән йөртегез дә салкынча су белән юып, корытып сөртегез. Бу өйдәге көзгеләрне яңартуның иң очсыз һәм гади юлы.

Теманың башы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: советы кухня чистота порядок уборка домохозяйкам