Яшел Үзәннең яшь футболчылары халыкара турнирда
Яшәеш

Яшел Үзәннең яшь футболчылары халыкара турнирда

Казанның үзәк стадионы манежында футбол буенча KAZAN CUP халыкара турниры узды.

Анда Казан, Мәскәү, Ашхабад һәм Мәскәү өлкәсеннән командалар катнашты. Яшел Үзән районы данын 3нче балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбендә Сергей Савельевта шөгыльләнүче сигез яшьлек малайлар яклады. Өч көн дәвамында барган ярышларда безнең команда  ике тапкыр җиңелү ачысын  ике тапкыр җиңү белән каплады.

Фото: zelenodolsk.tatarstan.ru


спортсмены зеленодольские футболисты KAZAN CUP международный турнир

Нет комментариев