Яшел Үзәннең талантлы егетләре
Яшәеш

Яшел Үзәннең талантлы егетләре

Күпләребез танып белә: Габдулла Кариев исемендәге Казан дәүләт яшь тамашачылар театрында  районыбызның ике талантлы егете – Фернат Насыйбуллин һәм Илфат Габидуллин эшли һәм бик уңышлы гына иҗат итә.

Менә шушы театр 14 апрельдә  районыбызның Норлат  мәдәният йортына балалар өчен   – “Керпе малае дуслар эзли” һәм  “Кичер мине, әнкәй” спектаклен алып  килеп, райондашларыбызны  сөендермәкче.  Талантлы артистлар,  күренекле якташларыбыз белән аралашу өчен бу – менә дигән мөмкинлек.


Нет комментариев