Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Яшел Үзәннең сулыкларда коткару җәмгыяте чикләрен киңәйтә: перспективада - тәүлек буе коткару посты барлыкка килү

Район җитәкчесе Михаил Афанасьев Татарстанның баш ОСВОДчысы (сулыкларда коткару җәмгыяте) Вячеслав Кандрашин белән очрашты. Көн тәртибендә - районда ирекле хәрәкәтне үстерү һәм матрос-коткаручылар өчен аерым бина барлыкка килү.

- Яшел Үзәннең суларда (ОСВОД ЗМР) коткару җәмгыяте республикада иң яхшыларның берсе санала. Бүген иреклеләр сафында 40 кеше, җәмгыятькә керергә теләүчеләр саны даими рәвештә арта, - дип сүзен алды Вячеслав Кандрашин.
Билгеле булганча, узган елда гына да Яшел Үзән районында иреклелеләр көче белән 10 кеше коткарылган. 2019 елда Президент грантлары конкурсында ТР ОСВОД җиңүе коткаручыларны кирәкле инвентарь белән тәэмин итәргә мөмкинлек бирде, коткаручыларны урнаштыру мәсьәләсе ачык кала. ГИМС җирле бүлекчәсе бинасы күптән тузган, ОСВОДлыларны сезонның иң кызган чагында биредә урнаштыру мөмкин түгел.

- Сүз дә юк, актив егетләргә ярдәм итәргә, нәтиҗәле эшчәнлек өчен шартлар тудырырга кирәк. Суда бәхетсезлек очракларын кисәтү һәм профилактикалау, шул исәптән ирекле кешеләр - җәмгыятьнең куркынычсызлыгын ныгытуда дөрес баскыч, - дип билгеләп үтте очрашу барышында Михаил Афанасьев.

Район җитәкчесе ОСВОД өчен тәүлек буе коткару посты бинасы барлыкка килү - вакыт эше, һәм аның бу мәсьәләдә һәрьяклап хуплавы гарантияләнгән, дип ышандырды.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев