Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Яшел Үзәннең кышкы юллары

Шәһәр территориясен тиешле дәрәҗәдә кардан чистарту буенча хакимияткә халыктан моң-зарлар кабул итү кимегән, 2016 елда – 60 булса, 2017 елда 10 мөрәҗәгать алынган.

Яшел Үзән шәһәре юллары барлыгы 1 млн. кв метрга якын мәйданны тәшкил итә. Монда тротуарлар, мәйданчыклар, ишегалды һәм 1,2,3нче категориядәге юллар керә. 1нче категориягә керүче юллар буенча машиналар һәм җәмәгать транспорты тыгыз йөри. Шуңа да вакытында кардан чистарту, бозлавык­тан саклау төп бурыч. «Коммуналь хуҗалык» шәһәрне кардан чистартучы төп предприятие булып тора. Биредә кышын юлларны кардан чистарту өчен махсуслашкан 28 берәмлек техника эшли. Аномаль табигый шартлар күзәтелгән очракта, район Башкарма комитеты, «Буран» операциясен игълан иткәннән соң, техника шәһәрнең зур предприятие­ләреннән җәлеп ителә.
Әлбәттә, юлларны кардан машина гына чистартып бетерә алмый. Шәһәр җирендә әле халык йокысыннан торып эшкә барырга чыкканчы ук подъезд төп­ләре ялт итеп куелган була. Бу хезмәтне Яшел Үзәндә 322 урам җыештыручы башкара. Ике урам себерүчегә  5 йорт туры килә. Аларга тәртипкә китерү өчен норматив мәйдан якынча бер футбол кырының яртысы туры килә икән. Җитәкче чыгышыннан күренгәнчә, күп фатирлы йорт тирәсен нәтиҗәле төстә кардан арындыру өчен еш кына машиналар комачау итә. Һәм аларның хуҗаларын административ җаваплылыкка да тартып булмый.
Кешегә ничек тә ярап булмый инде диярсез, тик халык юлларга сибелүче комның артык күп булуыннан да зарлана. Ком аяк киеме белән йортка, аннан фатирга керә. Чынлап та, кайбер урыннарда ком артыгы белән сибеләдер, ә бит шул ук вакытта шугалак кебек ялтырап торган бозлы юллар да юк түгел. Аеруча кеше күп йөри торган шәһәр үзәгендә. Берәүнең дә имгәнеп, урын өстендә ятасы килми шул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Зеленодольск Зима зимние дороги снегоуборочная техника