Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Яшел Үзәннең «Идел» Яшел Үзән инвалидларын тернәкләндерү үзәгендә тәрбияләнүчеләр "Звёздная Карусель" бөтенроссия фестиваль-конкурсының 1нче дәрәҗә дипломантлары булдылар

Василий Белов һәм Алсу Гарифуллина Яшел Үзәндә хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының @mtsz_rt "Идел" инвалидлар социаль-тернәкләндерү үзәге базасында тормышка ашырыла торган "Сопровождаемого проживания" укыту-тренер курсы үтә.

Василий Алабугадан, Алсу Казаннан, балалар йортында ук танышканнар, ә Яшел Үзәндә кабат очрашканнар. "Зёздная карусель"да катнашулары куратор, дус һәм остазлары Алеся Лежнина ярдәме белән хәл ителде.

“Заводной Рок-н-ролл” биюен балалар мәктәптә үк өйрәнгниде, без аны искә төшердек, заманча элементлар өстәдек һәм репетицияләргә керештек, - дип сөйләде, социаль өлкәдә җирле үзидарә органнарын координацияләү буенча Яшел Үзән муниципаль районы башлыгының иҗтимагый ярдәмчесе Алеся Анатольевна.

Нәтиҗә - “Хореография” номинациясендә 1нче дәрәҗә дипломантлар (зурлар).

Балаларны котлыйбыз һәм яңа уңышлар, якты казанышлар телибез!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев