Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Яшел Үзәннең эшче яшьләре «Наше время – Безнең заман» фестивалендә ут биеттеләр

Казанда ел саен үткәрелә торган "Наше время – Безнең заман" республика телевизион эшче яшьләр иҗаты фестивале гала - концерт белән тәмамланды.

Яшел Үзәннең иҗади яшьләре һәр ел саен конкурста актив катнаша, VII фестиваль дә алардан читтә калмады. 
"Горький исемендәге Яшел Үзән заводы " хезмәткәре. Арина Анисимова "Музыка" номинациясендә (кече формалар) беренче урынны яулады. Шулай ук, беренче урынны Илназ Әхмәдуллин («Татарстан Республикасында дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтүнең күпфункцияле үзәге» ДБУнең Татарстан буенча бүлеген тәкьдим итүче) алды. 
«Хореография» номинациясендә (кече формалар) 3 урынны «Яшел Үзән районы Балалар иҗаты үзәге» хезмәткәре Елена Волкова алды. 
Шул ук номинациядә Дмитрий һәм Карина Анисимовлар 2 урынны яуладылар, алар "Горький исемендәге Яшел Үзән заводы "нда хезмәт куя. Шулай ук «Хореография» номинациясендә (ансамбльләр) шул ук оешма хезмәткәрләре икенче булды. «Минута Славы» номинациясендә "Горький исемендәге Яшел Үзән заводы "ның «Мозг» исемендәге иҗат коллективы икенче урын яулады. 
Шулай итеп, гомумкомандалар буенча "Горький исемендәге Яшел Үзән заводы " икенче урынга лаек булды. 
Талантлы яшьләрне котлыйбыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев