Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Яшел Үзәннең биш авылында иярченнән сигнал кабул итү җайланмасы компенсацияләнә

Шушы компенсация акчасы белән иярченле телевидение кабул итү өчен җиһазлар сатып алуга һәм аларны урнаштыруга бәйле чыгымнар каплана.

Татарстан Министрлар Кабинетының иярченле телевидение сигналларын кабул итү өчен җиһазлар сатып алу һәм кую чыгымнарына  компенсация бирү турында 390 нчы карары чыкты. Яшел Үзән районында мондый компенсацияне бары тик цифрлы эфир элемтәсе зонасыннан читтәге территорияләрдә  урнашкан авыл кешеләренә генә бирәләр. Район газетасы шул хакта хәбәр итә. 

Шулай итеп компенсацияне Олы Карагуҗа, Олы Күлбаш, Бакырчы, Урман һәм Раифа авылларында яшәүчеләр генә ала алачак.

Компенсациянең бәясе иярченле телевидение кабул итү җиһазларын куюның факттагы бәясе күләмендә булырга, әмма  7300 сумнан артмаска тиеш.

Компенсация алу хокукы, җан башына уртача табышы Татарстан Республикасында бер җан башына  билгеләнгән яшәү минимумыннан  артмаган  йорт хуҗалыгы әгъзасының берсенә бирелә.

Шушы компенсация акчасы белән иярченле телевидение кабул итү өчен җиһазлар сатып алуга һәм аларны урнаштыруга бәйле чыгымнар каплана. Андый җиһазларның һәм эшләрнең исемлеге бар. Бу хокук йорт хуҗалыгына бары бер тапкыр гына бирелә, диелә хәбәрдә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X