Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Яшел Үзәннең берьюлы дүрт МЧС хезмәткәре югары бүләкләргә лаек булды

​​​​​​​Сергей Евсеев, Андрей Чемарин, Вячеслав Ефремов һәм Резидә Йосыпова Татарстан Республикасы буенча Россия МЧС Баш идарәсенең югары бүләкләре белән бүләкләнде. Дипломнарны һәм бүләкләрне Яшел Үзән хезмәткәрләренә гомуми йомгаклау утырышы коллегиясендә тапшырдылар.

 

Сергей Евсеев – “Татарстан Республикасы буенча Россия МЧСының ГИМС үзәге” ФКУ Яшел Үзән  инспекторлары бүлеге җитәкчесе  - “Кече суднолар буенча иң яхшы дәүләт инспекторы” номинациясендә җиңүче булды.

Шуны билгеләргә кирәк, ул һөнәри осталык буенча  икенче ел рәттән җиңүче.

 

Андрей Чемарин – Раифа  янгын сүндерү частенең бүлек командиры – “Татарстан Республикасы Атказанган коткаручысы” югары исеменә лаек булды.

Күп еллар 8нче отрядта эшләп ул 2001 елда “ПОЗиС” Яшел Үзән предприятиесендә чыккан янгынны сүндерүдә бартылыгы өчен медаль белән бүләкләнде. Бүләкне аңа Татарстан Республикасы премьер-министры – КЧС һәм ТР ПБ рәисе Алексей Песошин тапшырды.

 

Вячеслав Ефремов – ТР буенча ФПС  8нче отрядының 52нче янгын сүндерү частендә караул җитәкчесе – “Янгын сагының иң яхшы хезмәткәре” күкрәк билгесе белән бүләкләнде.

Бу югары билгене аңа Россия МЧСының Үзәк региональ үзәге җитәкчесе, эчке хезмәтләр генерал-майоры Валерий Синьков тапшырды.

 

Ә менә Резидә Йосыпова – ТР буенча 8нче отрядның өлкән инспекторы  - өченче тапкыр инде иминлек булдыру һәм кешеләрне коткару тематикасы буенча “Батырлык йолдызлыгы” фестивале җиңүчесе.

Исегезгә төшерәбез, 2013 елда  ул республика этабында җиңеп, “Зеленый Дол” телекомпаниясенең штаттан тыш  корреспонденты сыйфатында Идел буе регионында беренче урынны алды. Ул вакытта аның  “Көн артыннан көн” тапшыруныа махсус әзерләгән телевизион сюжетлары  “Иң яхшы телевизион информацион программа” номинациясендә иң яхшысы дип танылган иде. 2014 елда Резидә Йосыпова “Яшәү иминлгеге культурасы буенча иң яхшы акция” номинациясендә җиңүче булды. Андый югары бәягә ул Казанда Бөтендөнья җәйге Универсиада  узганда эшләгән эше өчен лаек булды. Быелгы “Батырлык йолдызлыгы” конкурсында майор Йосыпова  “Басма СМИларда иң яхшы материал”  номинациясендә җиңде.

Якташларыбызны  котлыйбыз! Аларның республика конкурсларында җиңүе – чын прфессионализмны һәм Яшел Үзән МЧС хезмәткәрләренең югары квалификациясен тагын  бер кат исбатлый.        

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Зеленодольск наградили сотрудников МЧС земляки Республиканские конкурсы