Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Яшел Үзәннең бердән-бер Хезмәт Герое янында кунакта

9 декабрь - истәлекле көннәр календаренда иң мөһим даталарның берсе. 2007 елның февралендә РФ Дәүләт Думасы кабул иткән карар нигезендә, РФ Геройларын гына түгел, шулай ук, Советлар Союзы, Социалистик Хезмәт Геройларын, Изге Георгий һәм Дан орденнары кавалерларын да хөрмәтлибез. Чөнки ул - Россиядә Ватан Геройлары көне.

Безнең Яшел Үзән районы да үзенең геройлары белән хаклы рәвештә горурлана. Бүген без фронтта - Җиңү өчен көрәштә, интернациональ бурычын үтәүдә булсынмы, тыныч тормышта - фидакарь хезмәттә - кайда да үз-үзләрен аямый зур җиңүләргә омтылган каһарманнарыбыз алдында баш иябез, инде гүр иясе булганнарның якты истәлекләрен күңелләрдә яңартабыз. Район Башкарма комитеты җитәкчесе Айрат Сәхибуллин әлеге көн уңаеннан Ленин орденлы һәм «Серп и Молот» алтын медале кавалеры Турунтаева Мария Сергеевна янында булып, олы хөрмәтен белдерде. 
- Сез районыбыз гына түгел, ә илебез горурлыгы. Күрсәткән хезмәтегез үсеп килүче буынга үрнәк булып тора. Иң мөһиме сәламәтлек, күңел көрлеге телибез, - диде ул бәйрәм уңаеннан котлап һәм чәчәк бәйләме белән бүләк тапшырды. 
Мария Сергеевна Кайбыч районы Богай авылында туган. Бишенче сыйныфны тәмамлагач, 14 яшеннән колхозда эшли башлый. Әтиләре сугышның беренче көннәреннән үк фронтка китә. Озакламый, 6 баланы ятим, аналарын тол калдырып «похоронка» да килә. Дәһшәтле еллар башланганда 22 яшен тутырган кызга бөтен ил белән беррәттән урманчылыкта җигелеп хезмәт итәргә туры килә. 
Гомер буе авыр хезмәттә бил бөгәргә туры килгән районыбызның Социалистик Хезмәт Герое Мария Сергеевна кызы Валентина Анатольевна тәрбиясендә кадер-хөрмәттә яши. 91 яшендә булуга карамастан, бүген иртәдән үк кунаклар килә дип әзерләнгән ул. Кышын бик урамга чыга алмаса да, җәен бакчада ул хуҗа икән. 
- Иртә яздан көзгә кадәр бакчада инде ул. Беребезне дә якын китерми, барысын да үзе эшли, күргән кешеләрнең исе китә, чөнки анда идеаль тәртип, бер чүпкә дә үсәргә ирек куймый. Син булмасаң чүпкә батабыз бит инде, әни, дип тә әйтеп куям кайчак. Бер яңа эш тә аның хәер фатихасыннан башка эшләнми. 
Быел язмам героена туган ягы Кайбыч районына кайту бәхете дә елмайган. 9 май - Җиңү бәйрәмендә районның дүрт Социалистик Хезмәт Героена бюст һәм “Казан каймасы” һәйкәле ачылган. Алар арасында Мария Турунтаева бюсты да бар. 
Менә шундый алар Ватаныбыз Геройлары! Мария Турунтаева - илебез каршында дан казанган шәхесләрнең берсе. Һәм киләсе бәйрәмнәрдә дә очрашырга насыйп булсын дип саубуллаштык без героебыз белән.

Илсөя Завилейская фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: герои Советского Союза День Героев Отечества Герои Социалистического труда Герои Российской Федерации фронт фронт