Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Яшел Үзәннең 10 гаиләсенә ана капиталы сертификатлары тапшырылды

Татарстан Республикасы Яшел Үзән муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә ана капиталы сертификатын тапшыру тантанасы узды.

Очрашуга 10 гаилә чакырылган иде, аларның икенче һәм өченче балалары туды. Татарстан Республикасының Яшел Үзән шәһәре, Яшел Үзән һәм Югары Ослан районнары буенча Пенсия Фонды идарәсенең әйдәп баручы белгече Екатерина Олеговна Буринина сертификатлар тапшырды, шулай ук гаиләләргә ана капиталы акчаларын нинди максатларда тотарга мөмкин икәнлеге турында мәгълүмат бирде. ГХАТ бүлеге белгече Ләйлә Хәбирова яшь әти-әниләрне балалары туу белән котлады, аларга корычтай нык сәламәтлек, уңышлар һәм иминлек теләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X