Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Яшел үзәнлеләрне яшьләр сәясәте лидерлары конкурсында катнашырга чакыралар

Социаль ипотека программасы буенча торак алуга @mol_ipoteka ТР яшьләр сәясәте лидерлары арасында конкурска гаризалар кабул итү башланды. Проект Татарстан Президенты Р.Н. Миңнеханов ярдәме белән 2012 елдан гамәлгә ашырыла.

Син яшь, республика яшьләренең чәчәк атуы өчен проектлар тормышка ашырасың һәм ташламалы шартларда җылы һәм уңайлы (ә иң мөһиме - үз) фатирда яшәргә телисең икән, бу конкурс синең өчен!

Конкурста катнашу шартлары:

  • син Татарстан Республикасында яшисең;
  • синең фатирның гомуми мәйданы бер гаилә әгъзасына 18 квадрат метрдан кечерәк туры килә;
  • яшьләр сәясәтен гамәлгә ашыру, республика яшьләрен укыту һәм тәрбияләү өлкәсендә эшлисең;
  • түләргә мөмкинлегең бар һәм сайланган фатирга беренчел кертем бирә аласың (гомуми бәядән 10 %).

Гаризалар 31 августка кадәр кабул ителә.

Сораулар калдымы?
18 майда 17:45 сәгатьтә #ЖильёМолодымТР туры эфиры булачак. Zoom һәм YouTube мәйданчыкларында:

  • Татарстанда гамәлдә булган шәхси торакны сатып алуда яшьләргә дәүләт ярдәме программалары;
  • документлар җыю;
  • исәпкә кую;
  • Дәүләт торак фонды белгечләре, Татарстан шәһәрләре һәм районнарының башкарма комитетлары катнашында дәүләт ярдәменең иң яхшы вариантын сайлау турында аңлаешлы һәм төгәл формада аңлатылачак.

Тулырак мәгълүмат алу өчен @mol_ipoteka аккаунтына күчә аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев